Мини-футбол буенча турнир башланды

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 28 сентябрьдә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт хакимиятн органнары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорт комплексында мини-футбол буенча турнир башланды. Анда катнашуга 32 команда заявка бирде. Турнир регламенты буенча алар сигез төркемгә бүленә, шулардан ике көчле коллектив квалификацион раунд нәтиҗәләре буенча финал өлешендә көрәшне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы төркем этабының старт матчында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дружинасы белән очрашты. Бөтен уен дәвамында юристлар инициативаны үзләренннән җибәрмәделәр, каршы як капкасына теләсә кайсы позициядән туп аттылар. Уенга Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, аның урынбасары Мөхаррәм Ибәтов, Министрлыкның эшләр буенча идарәчесе Сергей Брусов тон бирде. Министрлык хезмәткәрләре Роберт Әхмәтҗанов, Андрей Беденьгов, Руслан Галиуллин, Роберт Ишмөхәммәтов, Александр Лохотской, Владимир Шакиров, Рөстәм Җамалиев, Ринат Нәҗметдинов та алардан калышмадылар.
Матч йомгагы – 0:0.
Киләчәк уенда безнең команда Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы футболчылары белән очрашырга тиеш иде, әмма алар матчка килмәделәр, һәм аларга 0:3 исәбе белән техник җиңелү билгеләнде.
Төркем этабының йомгак өлешендә Министрлык командасы Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе командасы белән көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Көчләр тигез иде, әмма каршы як, ике туп кертеп, үз капкасына бер туп та уздырмыйча, уңышка иреште.
Көн азагына шунысы мәгълүм булды: Юстиция министрлыгы дружинасы финалга чыкты. Алда – яңа ярышлар. Уңышлар сезгә, хезмәттәшләр!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International