“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.
2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча стажировка мәйданчыгы булып тора.
Бүген Министрлыкта чираттагы стажировка ачылды.
Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге белгече Яна Мансурова, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Стажировканы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының, шулай ук Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.
Стажировка программасы нормалар төзү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны һәм норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
p { line-height: 115%; text-align: left; orphans: 2; widows: 2; margin-bottom: 0.25cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "Calibri", serif; font-size: 11pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Times New Roman"; font-size: 11pt; so-language: en-US }p.ctl { font-family: "Times New Roman"; font-size: 11pt; so-language: ar-SA }a:link { color: #0000ff; text-decoration: underline }