Рөстәм Заһидуллин: “Алабуга районында яшәүчеләр сайлауларга гаиләләре белән баралар”

2024 елның 16 марты, шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районына эш сәфәре кысаларында сайлау участокларында булды. Министр сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлар теләп, халыкның сайлауга күпләп килүен һәм яхшы кәефен билгеләп үтте.

“Алабуга районында сайлау участокларында булдым. Барысы да яхшы оештырылган, кешеләр күп, гаиләләр белән тавыш бирергә баралар! Барысының да кәефе яхшы, бәйрәмчә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Илдус улы.

Исегезгә төшерәбез, 15-17 март көннәрендә Татарстанда Россия Президентын сайлаулар үткәрелә. Тавыш бирү өчен үз участогың номерын “Госуслуги” һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International