Айдар Шакиров чаңгы ярышы буенча Татарстан суд системасы беренчелегендә икенче урынны алды!

2024 елның 16 марты, шимбә

Ярышлар Мирный бистәсенең чаңгы-биатлон комплексында төрле категорияләр һәм дистанцияләр буенча узды.

Чаңгы ярышлары дәрәҗәле санала, чөнки алар Татарстан Республикасы судлары һәм ведомстволарының иң көчле командаларын билгели, шулай ук физик культура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм чаңгы узышларын популярлаштыруга ярдәм итә.

Айдар Рәфкать улы ирекле стиль белән 2 км дистанциядә ярышты һәм үз яшь категориясендә җиңүчедән 57 секундка артта калып, икенче урынны алды.

Юстиция министрлыгы коллективы Министрлыкны лаеклы тәкъдим иткәне, рух ныклыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен аңа рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International