Юстиция министрлыгының зур коллективы һәм Татарстан дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре 15-17 мартта узачак ил Президентын сайлауда катнаша. Россия Федерациясенең 18 яше тулган теләсә кайсы гражданы тавыш бирә ала.
“Килү һәм тавыш бирү, сайлау ясау – бу бик мөһим, чөнки илебезнең киләчәге, киләчәгебез аңа бәйле! Минем гаиләмдә һәрвакыт сайлауларга йөрү гадәте бар иде. Без моны кирәк дип саныйбыз. Һәр кеше үз сайлавын ясарга, сайлау участогына килергә һәм үз кандидаты өчен тавыш бирергә тиеш”,- ди оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Диләрә Гәрәева.
Россия Президентын сайлауның беренче көнендә Татарстанда сайлаучыларның 37,77% тавыш бирде.