Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратларының 14 хезмәткәрен видеоконференцэлемтә режимында аттестацияләделәр

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Һәр хезмәткәрне аттестацияләү Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерүдәүләт программасы кысаларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Аттестацияләнгәннәр арасында җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары, 2 разрядлы белгечләр һәм 2 разрядлы өлкән белгечләр - канцелярия мөдирләре бар. Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль һәм төбәк законнарын яхшы белүне, югары профессионализмны, стресска чыдамлыкны һәм башка күп кенә күнекмәләрне күздә тота.

Бәяләү нәтиҗәләре буенча 13 хезмәткәр үз вазыйфаларына туры килә дип танылган.

Бажитова Кристина Андреевнаны, 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары канцеляриясе мөдирен, аттестация комиссиясе карары белән кадрлар резервына вазыйфаи үсеш тәртибендә кертү тәкъдим ителде.

Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә профессиональ уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International