Булачак юристлар Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре була ала

2024 елның 22 марты, җомга

ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева һәм Казанның Совет суд районы буенча өлкән җәмәгать судьясы Роман Анисимов Карьера навигаторыпроекты кысаларында Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары белән очраштылар.

Министр урынбасары дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре һәм социаль әһәмияте, мондый эшнең өстенлекләре турында сөйләде, шулай ук студентларны укуларын тәмамлагач Министрлыкка эшкә урнашырга чакырды.

Татьяна Латыева үз чиратында студентларга дәүләт хезмәтенә кабул итү тәртибен, шул исәптән конкурс процедураларын узуны, укучылар өчен стажировка һәм практика оештыру мөмкинлекләре турында аңлатты.

Юридик белемле студентлар Юстиция министрлыгына гына түгел, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына да эшкә урнаша ала. Бу хакта өлкән җәмәгать судьясы җентекләп сөйләде.

Укуны тәмамлап, мәсәлән, суд утырышы секретаре вазыйфасында эшли башлаган кешеләр, эш алып баручыдан яки канцелярия мөдиреннән алып җәмәгать судьясына кадәр карьера үсеше өчен кирәкле стажга һәм эш тәҗрибәсенә ия булачаклар. Шул ук вакытта, хәзер суд утырышы секретаре булып эшләгәндә сез минималь хезмәт хакы алачаксыз дип уйларга кирәкми, беренчедән, һәр кварталда премияләр исәпләнә, икенчедән, хезмәт хакы алга таба эш стажына карап артачак,- дип ассызыклады Роман Олегович.

Очрашу ахырында спикерлар студентларга уңышлар, якты һәм кызыклы студент тормышы һәм эш урынын сайлаганда игътибарлы булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International