Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” фондында гражданнарны кабул итү

2024 елның 22 марты, җомга

Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре даими нигездә Ватанны саклаучылар фондының Казандагы филиалында (Ямашев проспекты, 1) гражданнарны кабул итә.

Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов мөрәҗәгать иткән катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Җитәкче урынбасары фатирдагы өлешне сату, күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирү, кредит каникуллары бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Хокукый консультацияне Дәүләт юридик бюросында бушлай Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, 2 корпус адресы буенча алырга мөмкин. Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International