Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче адвокатларга хезмәт хакы түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм аның Эксперт советының уртак утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов республикада “Түләүсез юридик ярдәм мәгълүмати системасын куллануны туктату турында карар проектын тәкъдим итте.

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, “Түләүсез юридик ярдәм мәгълүмат системасы республикада 2019 елдан бирле эшли. Система ярдәмендә Татарстан халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче адвокатларның хезмәт хакына документлар җибәрелә.

Бүген Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан этаплап “Хокукый мәгърифәт һәм түләүсез юридик ярдәм бердәм дәүләт порталымәгълүмати системасы кертелә. Аны эшләгәндә Татарстан Республикасының “ТЮЯ” мәгълүмат системасын куллану тәҗрибәсе исәпкә алынды.

“Түләүсез юридик хезмәт күрсәтү турында бертөрле мәгълүмат бердәм порталга да, “ТЮЯ” системасына да кертелә. Функцияләрне кабатлауны булдырмау һәм билгеләнгән өлкәдә эшне оптимальләштерү максатларында республика системасын эксплуатацияләүне туктатырга тәкъдим ителә, - дип аңлатты Айнур Галимов.

Күрсәтелгән максатларда карар проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International