Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре стажировкасы үтте.
Стажировка программасы республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең суд эшләрен алып бару һәм архив эшен алып бару мәсьәләләре буенча белемнәрен һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерүне, җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтүне, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре белән эшчәнлек юнәлешләре буенча алга таба хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Стажировка программасын ачуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Стажировка программасын ачуда шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Ленар Гайниев, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Дмитрий Пилин катнаштылар.
Лекцияләр белән Министрлыкның оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин итү, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, шулай ук матди-техник тәэмин итү бүлекләре башлыклары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен укыту онлайн режимда, Казан шәһәре суд районнары буенча -Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында үткәрелә.