Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Әгерҗе, Әлки, Арча, Биектау, Түбән Кама һәм Теләче муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажировканы ачып, төзекләндерү өлкәсендә генә түгел, ә административ комиссияләр карамагындагы башка өлкәләрдә дә административ законнарны үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Казан шәһәре административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов һәм юридик бүлек башлыгы Ярослав Елистратов хокук бозуларны ачыклау һәм административ производствоны кузгату үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Казан шәһәре административ комиссиясе рәисе Артем Горицкий административ комиссияләр карарларының үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Камал Фазуллин белән берлектә административ эшләрне карау процедурасы һәм суд приставлары хезмәтенә җәза билгеләү турында чыгарылган карарларны алга таба җибәрү турында сөйләде. Приставлар белән хезмәттәшлек итү тәртибе белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге өлкән инспекторы Әлфия Сәгъдиева таныштырды.

Стажерлар Казан шәһәре административ комиссиясе эшен исәпкә алу, эш материалларын рәсмиләштерү һәм формалаштыру белән таныша алдылар. Түгәрәк өстәл режимында стажерларны кызыксындырган мәсьәләләр каралды.

Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының тапшырылган дәүләт вәкаләтләре турындагы законнарның үтәлеше буенча хисап бирү тәртибен аңлаттылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International