Юстиция министрлыгының Ветераннар советы утырышы

2024 елның 29 марты, җомга

Министрлыкта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды.

Утырышта Ветераннар советы әгъзалары, беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Р.Р. Гарифуллина, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге бвшлыгы Т.Ю. Латыева һәм Министрлык ветераннарына беркетелгән җаваплы затлар катнашты.

Утырыш барышында Ветераннар советы составына үзгәрешләр кертү, ветераннарның Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасына керүе мәсьәләләре, Министрлыкның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планы проекты тикшерелде, шулай ук җаваплы затларның беркетелгән ветераннар белән алып барылган эше һәм башкалар турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International