Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2024 елның 29 марты, җомга

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырышта республика җәмәгать судьялары аппаратларын кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

Доклад белән чыгыш ясап, министр 2023 елда 765 мең эш каралуын хәбәр итте, бу гомуми юрисдикция судлары караган эшләрнең 72 процентын тәшкил итә. Җәмәгать судьялары эшен аларның аппаратлары тәэмин итә, аларның штат саны 735 берәмлек тәшкил итә, шуларның 721е – Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре. 2023 елда кадрлар алышыну дәрәҗәсе 29% тәшкил итә.

Җәмәгать судьялары аппаратларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм аппарат хезмәткәрләре арасында кадрлар алышынып торуны киметү мәсьәләсе даими контроль астында тора. Министрлык тарафыннан даими нигездә республиканың шәһәр һәм муниципаль районнарындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, шулай ук уку йортлары белән хезмәттәшлек җайга салынган. Югары уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрелә, укучылар Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларында производство һәм диплом алды практикасын үтәләр. Юстиция министрлыгы кадрлар дефициты проблемасын киметү буенча эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International