Законнардагы яңалык

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2024 елның 23 мартында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 79 статьясына һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 281 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 54-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

 Алга таба муниципаль хезмәтне үтү бурычы белән максатчан укыту турында килешү төзү конкурсында катнашырга теләүче гражданнар өчен таләпләр төгәлләнде.

Мондый хокукка Россия Федерациясенең дәүләт телен белгән, тиешле дәрәҗәдәге һөнәри белемне беренче тапкыр алучы һәм укуны тәмамлаганнан соң хезмәт мөнәсәбәтләре барлыкка килүгә китерә торган укучылык яки башка килешү буенча йөкләмәләре булмаган гражданнар ия.

Моннан тыш, федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә шәһәр эчендәге муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү һәм үзгәртү, аларны үзгәртеп кору федераль әһәмияттәге шәһәрләр законнары белән, Россия Федерациясе субъектлары - федераль әһәмияттәге шәһәрләр законнарында каралган тәртиптә күрсәтелгәнчә, тиешле шәһәр эчендәге территорияләр халкы фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Федераль закон 2024 елның 3 апреленнән үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International