Яшьләр советларының халыкара конференциясе

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бу атнада “Яшьләр советларының роле һәм профсоюз хәрәкәтен популярлаштыру. Халыкара практика”  темасына яшьләр советларының халыкара онлайн конференциясе узды.

Чара Россия дәүләт учреждениеләренең һөнәри берлекләренең яшьләр советлары һәм башка илләрнең, шул исәптән Белоруссия, Кыргызстан һәм Таҗикстанның яшьләр советлары вәкилләрен җыйды.

Конференциядә Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы Яшьләр советы әгъзасы Ралия Гарифуллина катнашты.

 Катнашучылар яшьләрне профсоюз хәрәкәтенә җәлеп итүнең төрле ысуллары, шул исәптән заманча технологияләр һәм социаль челтәрләр куллану турында фикер алыштылар.

“Яшьләр-профсоюз өчен иң актуаль тема. Безгә яңа идеялар кирәк. Хәзер иң мөһим бурыч - профсоюзлар сафларына яшь кадрларны җәлеп итү, аларның мотивациясе, эш белән кызыксынуы”, - ди Ралия Гарифуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International