Балтач муниципаль районында Өлкәннәр көне

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 1991 елның 1 октябрендә БМОның Генераль Ассамблеясе карары буенча Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлдерү.
Бу көнне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов Балтач муниципаль районында уздырылган бәйрәм чараларында катнашты. Муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм аның урынбасары В.М. Зәкиев белән бергәләп ул район үзәгендәге ике урта гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы чараларда булды.
Бәйрәм кунаклары каршында чыгыш ясап, М.М. Ибәтов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге исеменнән, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов исеменнән ветеранарны, пенсионерларны, өлкән буын вәкилләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм үткәндәге уңышлы хезмәтләре һәм бүгенге актив тормыш позицияләре өчен, яшьләрне тәрбияләүдә күрсәткән ярдәмнәре һәм тормыш тәҗрибәсе белән юмартларча уртаклашулары өчен рәхмәт белдерде.
Ул район кешеләренә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, якыннарының һәрдаим игътибарын тоеп яшәүләрен теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Балтач районы күп кенә күрсәткечләр буенча алда бара. “Район җитәкчелегенең социаль гамәлләрне үз вакытында башкаруы, шуның нәтиҗәсендә өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге аеруча сөенечле, - дип ассызыклады М.М.Ибәтов. - Безнең уртак бурычыбыз – өлкәннәргә озын гомер теләү белән бергә, аларның тормышларын кызыграк, активрак һәм файдалырак итәр өчен бөтен көчебезне кую. Һәм Балтач районы бу юнәлештә Татарстан Республикасының күп кенә районнары өчен лаелы үрнәк булып тора”.
Котлаулар бәйрәм концерты белән аралашып барды.
Бәйрәм барышында өлкәннәр дуслары һәм танышлары белән аралаша алдылар, район һәм республика җитәкчелеге адресына поселокны төзекләндерү, өлкәннәрнең тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшырту буенча башкарылган нәтиҗәле социаль чаралар өчен җылы сүзләр әйттеләр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International