Аттестацияне уңышлы уздылар

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Составына министр урынбасарыннан гайре тагын министрлыкның үзеннән, шулай ук читтән килгән ун югары квалифицияле белгечләр кергән аттестация комиссиясе тәкъдим ителгән документларны карады һәм кайбер муниципаль районнар, шулай ук Чаллы шәһәре суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратының унбер хезмәткәренең үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килү-килмәү турында карар чыгарды.
Аттестацияләнгәннәр арасында җәмәгать судьялары аппараты консультантлары, суд утырышы секретарьлары, җәмәгать судьялары аппараты белгечләре бар иде. Алар Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Кукмара суд районнарыннан, кайбер суд участоклары Чаллыдан.
Аттестация комиссиясе карары белән алар барысы да үз вазыйфаларына туры килә дип билгеләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International