Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган конкурслар узды

2024 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Онытмаска  ант итәбез!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” темасына рәсем ясаучылар конкурсы узды. Иҗади ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Конкурсларда Министрлык аппаратлары хезмәткәрләре һәм Татарстан җәмәгать судьяларының балалары катнашты. Катнашучыларның яшь составы 5 яшьтән 17 яшькә кадәр!

Җиңү турында шигырьләр, аларның сугышчан рух белән сугарылган юллары илебезнең героик чоры вакыйгалары, югалтулар ачысы һәм Җиңү бәясе турында бөтен хакыйкатьне үз эченә ала. Бу шигырьләрне балалар укыганда бу җиңүнең никадәр мөһим икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың. Катнашучыларның рәсемнәре батырлык һәм киң күңеллелек, сугыш елларында кешеләрнең хисләре һәм кичерешләре, буыннар хәтере һәм Бөек Җиңү өчен рәхмәт турында сөйли.

Конкурсны юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендәге компетентлы жюри бәяләде, аның составында бүлек башлыклары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы Александр Алексеевич Томилин бар иде.

5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы рәсемгә конкурсында комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Закирова Асель Альберт кызы

2 урын - Слепцов Всеволод Михайлович

3 урын - Газизуллин Динар Руслан улы

11 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр арасында:

1 урын - Гарифуллина Ралина Гадел кызы

2 урын - Маликова Яна Владимировна

3 урын - Гриднев Матвей Алексеевич

Яшь шигырь укучыларның 10 яшькә кадәрге категориядә чыгышлары нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:

1 урын - Сираева Сафия Айдар кызы

 2 урын - Хөсәенов Роберт Артур улы һәм Хөсәенов Родион Артур улы

3 урын - Данилов Егор Олегович

11 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр арасында:

1 урын - Зәйнуллина Софья Эдуард кызы

2 урын - Шиһабиева Самира Фәрхәд кызы

3 урын - Сабиров Кәрим Илһам улы

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында мондый конкурсларны үткәрү инде яхшы традициягә әверелде. Алар үсеп килүче буында патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы конкурсларда барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлый һәм һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә! Шулай ук илнең иң төп бәйрәме – Җиңү көне алдыннан барысына да якты, кояшы көннәр, иминлек һәм бәхет тели!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International