Мөхәррәм Ибәтов “Җиңү диктанты”нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктантта -  “Җиңү диктанты”нда катнашучыларны сәламләде.

Мөхәррәм Мансур улы бу диктантны сугыш еллары, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында истәлекләрне саклау өчен язалар дип ассызыклады. Бу чара тарихи хакыйкатьнең какшамаслыгын яклауга, Бөек Ватан сугышы, совет халкының фашист Германиясен җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәр формалаштыруга ярдәм итә.

“Тарихны белү бүгенге буынның, бигрәк тә үсеп килүче буынның бу батырлыкка катнашын тоярга, бөек халыкка, бөек илгә мөнәсәбәттә булуы белән горурлык тоярга мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне белү -ветераннар алдындагы бурычыбыз. Бу “Мин хәтерлим, мин горурланам” дип әйтүнең тагын бер ысулы”, - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International