Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Юстиция министрлыгының киңәшмәләр залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32¹ статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә даими яшәүче күп балалы гаиләләргә  җир кишәрлекләре Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре чикләрендә бирелергә мөмкин. “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә даими яшәүче гражданнарга җир кишәрлекләре “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге чикләрендә бирелергә мөмкин.

Законның үз көченә керүнең проектлана торган вакыты - Татарстан Республикасы Законы рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә торган кайбер нигезләмәләрдән тыш, 2025 елның 1 гыйнвары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International