Татарстан Республикасы халкына Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 7 майда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештырды. Чара Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросында (Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, 2 корпус) үткәрелде.

“Традиция буенча бәйрәм һәм истәлекле даталар кысаларында Юстиция министрлыгы республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар оештыра. Бүген мондый чара Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан оештырылды”, - дип белдерде ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

Министрның беренче урынбасары түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларына дәүләт хакимиятенең төрле органнарыннан белгечләр чакырылуын ассызыклады. Мондый уртак алым кешеләрнең проблемаларын нәтиҗәлерәк хәл итәргә һәм аларга оператив рәвештә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Әйтик, бүген түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

“Мондый чаралар өчен сезгә зур рәхмәт. Оештыру югары дәрәҗәдә! Аларга түләүсез юридик ярдәм алу мөмкин икәнлеген һәм аны җиңел генә алу мөмкинлеге булу турында күбрәк кеше белсен иде”, - ди түләүсез ярдәм сорап беренче тапкыр мөрәҗәгать итүче гражданка Динә Шакирова.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны үткәрүдә актив катнашкан өчен республика хакимияте органнарына һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы әгъзаларына рәхмәт белдерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар 2014-2025 елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International