Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Җиңү көне белән котлавы!

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, кадерле ватандашлар!

 

Сезне бөек бәйрәм, Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

9 Май - илебез тарихында аерым бер көн, без үз тормышлары һәм сәламәтлекләре бәрабәренә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган хөрмәтле ветераннарыбыз алдында тирән ихтирам һәм чиксез рәхмәт белән баш ия торган көн.

Сезнең какшамас нык ихтыярыгыз, батырлыгыгыз безнең өчен Ватанга чын күңелдән хезмәт итүнең үрнәге булып калачак. Сез чиксез авыр сынаулар аша үттегез, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәгездә күтәрдегез, безгә Җиңү һәм баш өстендә тыныч күкне бүләк иттегез.

Бүген без сезнең батырлыгыгыз нәтиҗәсендә тыныч тормышта яшибез һәм эшлибез. Сез безгә илебезне алга җибәрергә, балаларны һәм оныкларны үстерергә, Ватаныбызның данлы үткәне белән горурланырга мөмкинлек бирдегез.

Бу истәлекле көндә мин сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын.

Шәхсән үземнән һәм бөтен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән аерым рәхмәтемне ветеран - юристларга белдерәсем килә. Сез илебезнең хокукый системасын үстерүгә зур өлеш керттегез. Сугышның беренче көннәреннән үк, каты сугыш шартларында, сез гадел хөкемне тәэмин иттегез, гражданнарның хокукларын якладыгыз, сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгыздыгыз.

Сезнең профессиональлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә бүген безнең юристлар Ватанга хезмәт итүләрен дәвам итәләр, гражданнарыбызның хокукларын һәм ирекләрен яклыйлар һәм саклыйлар.

Бүген без шулай ук фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан һәркемгә хөрмәт  күрсәтәбез. Тыл хезмәтчәннәре, предприятие һәм колхоз хезмәткәрләре, табиблар һәм шәфкать туташлары, укытучылар һәм мәдәният эшлеклеләре барысы да Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

Кадерле ветераннар, хөрмәтле ватандашлар! Без сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәсен һәм безне патриотизмга, Ватанга мәхәббәткә һәм аны теләсә нинди куркынычлардан сакларга әзерлеккә өйрәтсен.

Җиңү көне белән!

Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И. Заһидуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International