Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:
“Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын экспертлар советы каравына җибәрү турында, 2 нче закон проекты буенча аның өстендә алга таба эшләү турында карар кабул ителде.