Законнардагы яңалык

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

2024 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының берничә Законы кабул ителде: 1. “Мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 25-ТРЗ номерлы закон.

Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшсез гражданнарга һәм гражданнарның башка категорияләренә социаль түләүләрне гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыралар:

эшсезлек буенча пособиеләр түләү;

эшсез гражданга мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениесе тәкъдиме буенча картлык буенча иминият пенсиясен алуга хокук бирүче яшькә кадәрге чорга билгеләнә торган пенсия, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган пенсия түләү;

ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга ай саен өстәмә түләү.

25-ТРЗ номерлы Закон 2024 елның 9 маенда үз көченә керә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

2. “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 341 статьясына үзгәреш кертү хакында” 26-ТРЗ номерлы закон.

Муниципаль хезмәтне үтү бурычы белән максатчан укыту турында килешү төзү конкурсында катнашырга теләүче гражданнар өчен таләпләр төгәенләнде.

Максатчан укыту турында килешү төзү конкурсында катнашу хокукына РФ дәүләт телен белгән, тиешле дәрәҗәдәге һөнәри белемне беренче тапкыр алучы һәм уку яки башка килешүләр нигезендә укуны тәмамлаганнан соң хезмәт мөнәсәбәтләре барлыкка килүгә китерә торган йөкләмәләре булмаган  гражданнар ия.

26-ТРЗ номерлы Закон 2024 елның 29 апрелендә үз көченә керде.

3. “Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында” 27-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы.

“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясындагы 1 пунктының беренче абзацында каралган социаль ярдәм чаралары кулланылмый:

1) Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган кешеләргә;

2) махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән затлар, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче затлар;

3) әлеге статьяның 1 һәм 2 пунктларында күрсәтелгән затларның ата-аналарына, ир-хатыннарына, балигъ булмаган балаларына карата.

27-ТРЗ номерлы Закон 2024 елның 9 маенда үз көченә керә һәм 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International