“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү йөзеннән расланган график нигезендә 14 майда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Агымдагы елның 1 кварталында эш йомгаклары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин мәҗбүри рәвештә штрафлар түләтү турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Ралия Гарифуллина муниципаль районнарга керүче торак пунктлардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю ситуациясе белән таныштырды.
Киңәшмә ахырында юстиция министры урынбасары тарафыннан катнашучылар алдында административ штрафлар буенча бурычларны киметү, муниципаль регистрга кертү өчен муниципаль норматив хокукый актларны үз вакытында җибәрү буенча эшне нәтиҗәле оештыру бурычлары куелды.