Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә видеоконференция режимында агымдагы елның 1 кварталында иҗтимагый хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия СПФХ ДМУның Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге башлыгы Жанна Самойлова, республика башкарма хакимият органнарының, муниципаль районнарның, шәһәр округларының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын исәпкә алу һәм алып бару буенча җаваплы затлары катнашты.

2024 елның 1 кварталы өчен нәтиҗәләрне территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гөлнара Касыймова җиткерде.

Министр урынбасары Казан шәһәре, Азнакай, Арча, Буа, Теләче муниципаль районнары һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы затларының хисапларын тыңлады. Тутырыла торган реестрлар буенча ышанычлы мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар юнәлтелде. Уртак эш нәтиҗәләре, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлектә дә уртак эш нәтиҗәләре тыңланды.

Суд приставлары хезмәте, җирле үзидарә органнары һәм республика башкарма хакимият органнары белән күрсәтелгән юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүнең алга таба ысуллары билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International