Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, “Олимпиец” Казан спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча матчлар уздырылды.
Юстиция министрлыгының М.М. Корманов җитәкчелегендәге һәм үткән этапта сигездән бер финалына чыккан футбол дружинасы киләчәк барьерны җиңеп чыгу һәм дүрттән бер финалына чыгу өчен көрәшкә ташланды. Әмма көндәшләр – Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе командасы бик көчле булып чыкты …
Көрәш беренче минутларыннан ук бик кискен барды. Көндәшләр бер-беренә тиң булып чыкты. Әмма берәр як китәргә тиешле турнирларда, мәгълүм булганча, ничья булмаска тиеш. Ахыр чиктә УФК командасы җиңеп чыкты, соңгы минутларда гына безнең капкага туп кертте.
Спорт – спорт инде ул, җиңүләргә җиңелүләр аша ирешәбез. Министрлык командасының барыбер рухы сынмады. Безнең футболчылар гомумкоманданың спартакиада зачетына 20 очко китерделәр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге