Урман шаулап үсәр!

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 5 октябрьдә уздырылачак «Урман утырту кцне» табигатьне саклау акциясенә актив керештеләр. Министрлыкның унөч хезмәткәре юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Матюшино урманчылыгына юнәлде.
Комлы Кавал авылы янәшәсендәге территориядә алар ылыслы токымнар үсентеләрен утыртуда катнаштылар. Ярыйсы гына җылы һавада эшләү күңелләрне күтәреп җибәрде. Нәтиҗәдә тырышлык бушка китмәде – төп-төз яшь наратлар рәте пәйда булды.
Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә, берничә сәгать эчендә Министрлык хезмәткәрләре меңнән артык үсенте утырттылар, озакламас монда урман шаулап үсәр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International