Республикада беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән юридик өлкәдә дә, һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Татарстан Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы белән актив хезмәттәшлек итә. Атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә “ТР Дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре Фонд мәйданчыгында гражданнарны кабул итә.
Мәсәлән, ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятулловка махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең әнисе һәлак булучының әтисен варис булуга лаек түгел дип тану мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте,
Ханым белән аралашканда 2023 елның 1 ноябрендә аның махсус хәрби операциядә катнашкан улы һәлак булуы ачыкланган. Бу факт белән бәйле рәвештә, һәлак булган кешенең хатыны һәм әти-әнисе иминият һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр алу хокукына ия.
Шулай ук ачыкланганча, үлгән кешенең әтисе улына 3 яшь булганда гаиләдән китә, аның тормышында берничек тә катнашмый, элемтәләр тотмый. Һәлак булган егетнең әнисе шушы нигездә судка гариза язуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
“Документларны өйрәнеп, мин социаль ярдәм чараларының тиешле өлешен түләү хокукын тану турында дәгъва гаризасы төзедем - һәлак булган затның әтисен күрсәтелгән түләүләрдән мәхрүм итү һәм аларны һәлак булган затның әтисенә түләмәү бурычы белән, 2011 елның 7 ноябрендәге 306-ФЗ номерлы Федераль законында каралган бер тапкыр бирелә торган пособие; РФ Президентының 2022 елның 5 мартындагы 98 номерлы Указы белән билгеләнгән түләү; Татарстан Республикасы Рәисенең 2022 елның 4 апрелендәге ПУ-233 номерлы, туендыручыны югалту буенча пенсияләр һәм ай саен түләнә торган компенсация.”, — дип белдерде Рафаэль Гыйниятуллов.
Суд карары белән дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде. Ханым ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.