Татарстан муниципаль берәмлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга 2000нән артык ташлама һәм ярдәм чаралары күрсәтелә

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары өчен  оештырылган  дүртенче йомгаклау семинар-киңәшмәсе республиканың Әгерҗе муниципаль районында узды. Семинар эшендә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район һәм җирлек башлыклары, республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре арасында тере диалог урнаштырырга чакырган хисап семинары агымдагы елга торак пункт башлыклары өчен әлеге киңәшмәләрчиратын япты. Ике атна эчендә алар дүрт зонада – Апас, Балтач, Баулы һәм Әгерҗедә үттеләр.

Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының төп бурычларының берсе булып тора. Ел саен Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына 30 меңнән артык акт кертелә. Кабул ителгән муниципаль актларның 80% тан артыгын авыл дәрәҗәсендәге актлар тәшкил итә.

2022 елдан республика муниципаль берәмлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә торган муниципаль ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары гамәлдә.

Агымдагы елның 1 апреленә муниципаль берәмлекләрдә 2 091 ташлама һәм 15 төрдәге ярдәм чарасы бирелә. Еш кына чаралар һәм ташламалар белем бирү учреждениеләрендә укучыларга түләүсез кайнар туклану, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чираттан тыш кабул итү һәм ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) мондый оешмаларда баланы карау өчен алына торган түләүдән азат ителүгә, мәдәният һәм спорт өлкәсендә муниципаль учреждениеләргә бушлай яки ташламалы йөрүгә, гражданнарның үзара салым акчаларын түләүдән азат ителүгә кагыла.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына бирелә торган муниципаль ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары исемлеге, шулай ук алар расланган муниципаль норматив хокукый актлар белән теләсә кайсы вакытта Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International