Татарстанда дәүләт юридик бюросы белгечләре республика территориясендә җәза үтәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр

2024 елның 7 июне, җомга

Татарстан дәүләт юридик бюросы һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең республика буенча идарәсе арасында төзелгән килешү кысаларында, Татарстан территориясендә җәза үтәүче хөкем ителгәннәр даими нигездә түләүсез юридик ярдәм ала алалар.

Россия Федерациясендә пробация турында Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатыннан уртак эшнең төп юнәлеше булып хокукый мәгърифәтчелек һәм җәзаны үтәүчеләрнең хокукларын яклау тора.

Республика Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин сүзләренчә, имзаланган килешү мәгълүмат алмашырга, җәзаны үтәүчеләрдә җыела торган сорауларны даими җыеп торырга һәм аларның дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре белән очрашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына гражданнарның билгеле бер категорияләре ия, аерым алганда: I һәм II төркем инвалидлар, аз керемлеләр, ятим балалар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Геройлары. Категорияләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” кушымтасында карарга мөмкин.

“Без закон категориясенә кергән гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез һәм бу очракта кеше төрмәдә утырамы, юкмы дигән аерма юк. Әгәр эш барышында санап үтелгән категорияләргә кермәгән хөкем ителүчеләрдә дә сораулар туа икән, дәүләт бюросы хезмәткәрләре аларга да ярдәм итүдән баш тартмый”, - ди Марс Фәтхуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International