Татарстан халкы хәзер дәүләт юридик бюросына видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итә ала

2024 елның 18 июне, сишәмбе

ТР Дәүләт юридик бюросы һәм Татарстанда дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (КФҮ) арасында төзелгән килешү кысаларында республика халкы хәзер видеоэлемтә аша түләүсез юридик ярдәм ала ала.

Хезмәттән файдалану өчен, якындагы КФҮ пунктына мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәткәргә бушлай юридик консультация алу теләге турында хәбәр итәргә кирәк.

“Без республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең төрле формаларын эзлекле рәвештә киңәйтәбез. Видеоэлемтә буенча КФҮ пунктлары аша 10нан артык кеше кабул ителгән инде”, - ди ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.

Бушлай консультацияләр гражданнарның билгеле бер категорияләренә бирелә. Алар арасында аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, шулай ук инвалид балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм башкалар. Категорияләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” кушымтасында карарга мөмкин.

“Әмма эш барышында законда санап үтелгән категорияләргә карамаган гражданнарда да сораулар туа икән, дәүләт бюросы хезмәткәрләре аларга да ярдәм итүдән баш тартмый”, - дип өстәде Марс Фәтхуллин.

Сез республиканың КФҮ офисларында бушлай юридик ярдәмне дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 09:00дән 16:45кә кадәр (төшке аш вакыты 13:00дән 13:45кә кадәр) ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International