Татарстанның яшь профсоюз активистлары Казанның Җиңү паркы мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Тантанада шулай ук ТР Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Ралия Гарифуллина да катнашты.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне 1941 елда тарихтвгы иң канкойгыч сугышларның берсе башлана: фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә.
Сугыш 1418 көн дәвам итә һәм миллионлаган кешенең гомерен өзә. 22 июньдә ул еллардагы вакыйгаларны искә алу һәм һәлак булган геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу традициягә кергән.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган