Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Буа һәм Чүпрәле районнары җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын тутыру буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чаралар үткәрелде.
Татарстан Республикасының 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Законына ярашлы рәвештә, республика муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыялар һәм Юстиция министрлыгына җибәрәләр.
Әйтик, 2023 елда һәм агымдагы елның 5 аенда регистрга кертү өчен Буа районы җирлекләренең 1 меңнән артык норматив хокукый акты кабул ителгән. Чүпрәле районы җаваплы затлары тарафыннан күрсәтелгән чорда Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында торак пунктларның 679 норматив хокукый актлары бастырылган.
Шулай ук чара барышында районнарда кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, эш нәтиҗәлелдеген арттыру максатынан тәкъдимнәр әйтелде.