Рөстәм Заһидуллин Ленинград өлкәсендәге Сабантуйда булды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне, 29 июньдә, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Ленинград өлкәсенең Всеволожский районы Энколово авылында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.

Юстиция министры белән бергә бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, “Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы)” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге президиумы рәисе Эльвира Аиткулова, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Роман Исламов катнаштылар.

Сабантуй халыкның иң яраткан милли бәйрәме.  Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче барлык яшьтәге, һөнәрдәге, милләттәге һәм динләге кешеләрне берләштерә ул. Бу бердәмлек, дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәме.

Санкт-Петербургта беренче тапкыр шәһәр Сабантуе 1913 елда Йосыф бакчасында уздырыла. Сабантуй 1932 елдан башлап Бөек Ватан сугышына кадәр даими бәйрәм буларак үткәрелә. 1956 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Сабантуй Ленинград өлкәсенең Всеволожский районы Энколово авылы территориясендә уза.

 Рөстәм Заһидуллин Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларны котлады һәм аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International