Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында республиканың нотариаль палатасы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына ярашлы рәвештә, быелның 1 гыйнварыннан дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында нотариуслар да катнаша. Нотариуслар үз теләкләре белән хезмәт итүчеләргә, хәрбиләргә, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә, көч бүлекчәләре хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциягә тартылган хакимият органнары хезмәткәрләренә, аларның гаилә әгъзаларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына консультацияләр үткәрәләр һәм юридик ярдәм күрсәтәләр.

Шулай ук нотариуслар хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына күпсанлы ташламалар бирәләр. 2023 ел һәм 2024 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча хокук үзәкләрендә нотариуслар тарафыннан 478 гражданга консультация бирелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шулай ук ТР Дәүләт юридик бюросы түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. 2024 елда ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында 20 тапкыр гражданнарны кабул итү уздырды, алар барышында 130дан артык граждан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International