Татарстанда даими нигездә дәүләт вазыйфаларын яки муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның коммерцияле булмаган оешма идарәсендә катнашу турында ТР Рәисенә хәбәр итү шартлары тәгаенләнде

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында Татарстан Республикасы Законының 29 статьясына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт вазыйфалары турында Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында тәкъдим итте.

Мөхәррм Ибәтов сүзләренчә, Татарстан Республикасында даими нигездә дәүләт вазыйфаларын яки муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата, аерым очраклардан тыш, коррупциягә каршы тору турындагы Федераль закон белән коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу тыелган.

Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи затына Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән тәртиптә алдан хәбәр итеп, түләүсез нигездә катнашу рөхсәт ителә.

Татарстан Республикасында мондый тәртип “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 29 статьясында һәм “Татарстан Республикасының дәүләт вазыйфалары турында”Татарстан Республикасы Законының 9 статьясында билгеләнгән.

Закон проектында каралган беренче үзгәреш хәбәр итү ысулларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Хәбәр итүнең 2 ысулы карала: кәгазьдә яки Татарстан Республикасының бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы аша.

Икенче үзгәреш хәбәргә әлеге зат аның идарәсендә катнашырга ниятләгән коммерцияле булмаган оешма уставының күчермәсе һәм  коммерцияле булмаган оешманың идарә органы турындагы нигезләмәнең күчермәсе (шундый нигезләмә булганда) теркәлергә тиешлекне күздә тота.

“Закон проекты коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә күрсәтелгән затларны контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүен булдырмаска ярдәм итәчәк”, - дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр депутатлар тарафыннан хупланды һәм ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International