2024 елда Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе иясе исеме билгеле булды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Гавриил Романович Державин исемендәге Республика премиясе комитеты утырышында 2024 елда премия алуга дәгъва итүчеләрнең эшләре турында фикер алыштылар. Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Быел конкурска юриспруденция өлкәсендәге эшләр кабул ителде.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырыш барышында хәбәр иткәнчә, Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, конкурска гариза бирелгән эшләр соңгы биш ел дәвамында, әмма конкурска тәкъдим ителгәнче бер елдан да соңга калмыйча бастырып чыгарылырга тиеш.

Комитет рәисе Ләйлә Фазлыева, үз чиратында, соңгы елларда Премия алуга дәгъва итүчеләр саны кимегәнлектән, киләчәктә катнашучыларны күбрәк җәлеп итү өчен конкурс турындагы нигезләмәне, шул исәптән катнашучыларга һәм эшләргә критерийларны яңадан карап чыгу зарурлыгын билгеләп үтте.

 Агымдагы елда премиягә биш монография дәгъва итә: Гөлнара Нәфыйкова һәм Светлана Аламоваларның “Реформалар кысаларында Россия Федерациясе суд приставлары федераль хезмәтенең административ эшчәнлеге; Денис Ахуновның “Агломерацияләрдә коррупция җинаятьләре: төшенчә, кисәтү үзенчәлекләре; Илдар Бегишевның “Робот техникасын җинаять-хокукый җайга салу”; Виктория Казаченокның Россия империясенең пенитенциар системасы эшчәнлеген хокукый җайга салу һәм оештыру (Казан губернасы мисалында) һәм Руслан Фәрхетдиновның “Килешү хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу” эшләре.

“Премия бирү турында карар утырышта яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә, Комитет әгъзалары эшләрне ике критерий: эшнең фәнни һәм гамәли әһәмияте буенча бәялиләр. Бу критерийлар һәрберсе 0дан 10 баллга кадәр бәяләнә. Бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып җиңүче билгеләнә”, - дип аңлатты министр.

Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе комитеты карары белән барлык тавышларны санау нәтиҗәләре буенча В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкиле Илдар Рөстәм улы Бегишев “Робот техникасын җинаять-хокукый җайга салу” эше белән җиңүче булды.

Җиңүчене бүләкләү һәм республика премиясен тапшыру 14 июльдә Лаеш районында шагыйрьнең, шулай ук Россия империясенең беренче юстиция министры, генерал-прокурор Гавриил Державинның туган көнендә булачак.

Җиңүчене котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International