Чистай муниципаль районында кабул итү

2013 елның 11 октябре, җомга

“Татарстан Республикасында халыкка хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указын һәм 2011 – 2013 елларга гражданнарга хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергәләп республика авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
Кичә, 10 октябрь көнне, күчмә мәгълүмат-консультация төркеме Чистай муниципаль районының Кутлуш һәм Кубас авыл җирлекләрендә булды. Төркем составында министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләре, аерым алганда, юстиция министрлыгы; җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы; сәламәтлек саклау министрлыгы; хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы; Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте; Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе; республика Адвокатлар һәм Нотариаль палатасы белгечләре бар иде.
Нәтиҗәдә 26 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүче 8 гражданга, 5 эшсезгә, 8 пенсионерга, шул исәптән 3 инвалидка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Сорауларның күп өлеше Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы компетенциясенә кагыла иде. Бу төрле ташламалар, реабилитация чаралары, ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен түләгәндә субсидияләр алу, ятим балаларга ташламалар бирү мәсьәләләре иде.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе кабул итү барышында пенсия күләменә, эшләгән еллары өчен педагогларга пенсия билгеләүгә, ана капиталын алу һәм аннан файдалануга, локаль конфликтларда һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга компенсацион түләүләргә һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча юридик ярдәм күрсәтте.
Адвокат һәм нотариус 13 кеше кабул итте, алар мораль зыян өчен түләттерү, җир кишәрлегенә милекчелек хокукын рәсмиләштерү, бүләк итү шартнамәсен рәсмиләштерү, мирасны рәсмиләштерү, ышанычнамә төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгеченә җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, җир пайларын милекчелеккә рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча 7 кеше мөрәҗәгать итте. Салым хезмәте белгеченә мөрәҗәгать иткән гражданнарны мөлкәткә салым күләме, пенсионерларга мөлкәт салымын түләгәндә ташламалар һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
Авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларының үз вазыйфаларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләре буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы белгече һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре бирделәр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International