Республика халкына Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Республика халкына медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны санитар-курорт дәвалау, инвалид баланы махсус белем бирү оешмасына билгеләү, шулай ук ата-аналар баладан аерым яшәгәндә баланың яшәү урынын билгеләү мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкиле Эльвира Сафина гражданнар өчен түләүсез юридик консультацияләр үткәрделәр.

Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Һәркем белән аерым сөйләшү булды, закон нигезләмәләре җентекләп аңлатылды, вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

“Гражданнарны кабул итү халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруның мөһимлеген һәм гражданнарга түләүсез профессиональ юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү кирәклеген тагын бер кат исбатлады”, - дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International