Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышында катнашты.
Утырыш барышында министр парламентарийларга дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу турында Татарстан Республикасы Рәисенә алдан хәбәр итүен җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын тәкъдим итте.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты белән кәгазьдә яки электрон документ әйләнеше ярдәмендә хәбәрнамә бирү ысуллары билгеләнә. Шулай ук устав күчермәсен һәм кеше катнашырга ниятләгән коммерцияле булмаган оешманың идарә органы турындагы нигезләмәне хәбәр итү белән бергә җибәрү турында таләп кертелә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.