Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында законнарга бәйле норматив хокукый актларны чыгару эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы законнары кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләү таләп ителә торган норматив хокукый актлар чыгару эшен оештыру турында ведомствоара киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.

Закон актларын вакытында эшләүне һәм кертүне (бастырып чыгаруны) тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

“Бу мәсьәлә буенча республика башкарма хакимият органнары вәкилләренә һәм юридик хезмәтләр җитәкчеләренә тиешле тәкъдимнәр ясалды. Аерым алганда, әлеге тәкъдимнәр законнар мониторингы өчен җаваплы затларны билгели торган боерыкларның булу – булмавын һәм актуальлеген, шулай ук күрсәтелгән затларның вазыйфаи регламентларында тиешле бурычлар булуны тикшерүгә кагыла”, - дип йомгаклады хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Казанцева.

Моннан тыш, республика башкарма хакимияте органнарына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына законлы норматив хокукый актлар проектларын эшләү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү барышы турында ай саен белешмәләр тапшыру кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International