Татарстан Юстиция министрлыгында профсоюз рәисе сайланды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларының хисап-сайлау җыелышы булды, анда беренчел профсоюз оешмасы рәисен һәм эшче органнарны сайладылар.

Җыелышта Юстиция министрлыгының 63 хезмәткәре катнашты. Тавыш бирү йомгаклары буенча профсоюз рәисе итеп финанс бүлеге башлыгы урынбасары Закирова Аида Альберт кызы сайланды, шулай ук профсоюз комитетының һәм ревизия комиссиясенең яңа составы расланды.

Моннан тыш, җыелыш барышында хезмәткәрләргә Министрлыкның “Хезмәткәрләрне савыктыру” программасында катнашуын дәвам итүен искә төшерделәр, аның ярдәмендә шифаханә-курорт дәвалануына бәйле чыгымнарны өстәмә каплау мөмкинлеге бар. Шулай ук кичектергесез ихтыяҗларга 35 мең сум күләмендә һәм дәвалануга 60 мең сумга кадәр процентсыз займ алу мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

 

Профсоюзның яңа рәисе Аида Закирова, үз чиратында, коллективка ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде: “һичшиксез, профсоюз рәисе итеп сайлану минем өчен зур җаваплылык. Рәхмәт!”,- диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International