“Казан триатлоны 2024” спорт ярышларын уздырганда кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү максатларында Казансу елгасы буйлап суднолар йөрүенә тыю кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстанның хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында әйтелә.
Документта кече судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларын, шул исәптән гидроциклларны, байдаркаларны һәм ишкәкле көймәләрне куллану тыела, дип билгеләп үтелә.
Чикләүләр 10 августның 4:30 сәгатеннән 13:00 сәгатенә кадәр Кремль дамбасыннан алып “Миллениум” күперенә кадәр Казансу елгасы участогында гамәлдә булачак.
Документ нигезендә, әлеге карар белән билгеләнгән тыюны үтәү максатларында кизү торуны тәэмин итү Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә тәкъдим ителгән.