Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары билгеләнде

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

2024 елның 12 августында Илья Александрович Гомзик юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Яңа вазыйфасында ул хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге, норматив хокукый актларны теркәү, шулай ук республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Илья Гомзик югары белемле, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын “Юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2004 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары эше бүлегенең беренче категорияле белгече булып башлый.

Юстиция министрлыгында җиде ел эшләгәннән соң һәм бүлек башлыгы урынбасары вазыйфасына күтәрелгәннән соң, Илья Александрович 2011 елдан Татарстан Республикасы Президентының (Рәис) Дәүләт-хокук идарәсендә хезмәт итә, ә 2021 елдан җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International