Республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр дәвам итә

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре республиканың ерак районнарына һәм торак пунктларына даими чыгалар. 2024 елда инде 15 сәфәр кылынган. Ел ахырына кадәр тагын 20 торак пунктка бару планлаштырыла.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итүләр ТЮЯ дәүләт системасының башка катнашучылары белән уза. Мәсәлән, Арча районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәмне Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре күрсәтте.

“Үзәктән ерак булу профессиональ юридик ярдәм алу өчен киртә булырга тиеш түгел. Без ТЮЯ системасында катнашучыларның барлык гражданнарга, бигрәк тә социаль яктан якланмаган категорияләргә хокукый хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү өчен тырышлыкларын берләштерергә омтылабыз”, - дип билгелиләр ТР Дәүләт юридик бюросында.

Арча районында кабул итү барышында районның 9 кешесе мөрәҗәгать итте. Белгечләр балалар өчен торакка хокукларны рәсмиләштерү, алимент йөкләмәләрен билгеләү һәм үтәү, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бер мәртәбә бирелә торган түләүләр алу мәсьәләләре буенча телдән хокукый консультацияләр бирделәр. Арчалыларга бүләк итү шартнамәләрен төзүдә һәм теркәүдә, шулай ук күп балалы гаиләләр өчен социаль транспорт алу өчен документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде.

Районнарга чыгулар турында мәгълүматны 8 (843) 598-40-55 телефоны аша алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International