Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының республиканың кайбер суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына кандидатларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы уздырылды.
Конкурс комиссиясе әгъзаларына, һәр кандидат белән әңгәмә уздырганнан соң, тавыш бирү юлы белән теге яисә бу вазыйфага ике претенденттан һөнәри яктан әзерлеклерәген сайлап алырга кирәк иде.
Нәтиҗәдә конкурста Гөлнара Шакирова, Регина Кабанова, Ольга Леонтьева, Фиалка Шаболова, Алла Шмакова, Тамара Һадиева, Екатерина Дорофеева, Алиса Сычева җиңеп чыкты. Алар Тукай, Лаеш, Чистай суд районнары, шулай ук Чаллы шәһәре, Казан шәһәренең Яңа Савиново, Киров суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратларының консультант, суд утырышы секретаре, 2 нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдиренең вакантлы вазыйфаларына дәгъва кылдылар.
Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәк эшләрендә уңышлар телибез.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге