Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Закон проекты бүлеге әйдәүче киңәшчесе

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яисә кече төркемнәре вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт граждан хезмәте стажы йә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы, персональ компьютерда эшләү күнекмәләре, “Гарант”, “Консультант плюс” белешмә-хокукый системалары белән эшли белү.

Татарстан Республикасы Лаеш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча 2,7 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем.

Документлар 2013 елның 17 октябреннән алып 06 ноябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International