Бүген Алабугага эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин районның хезмәт коллективлары белән очрашты. Төп тема Алабуга муниципаль районының һәм республиканың социаль - икътисадый үсеше йомгаклары буенча фикер алышу булды. Моннан тыш, 8 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында да фикер алыштылар. Әлеге сайлауларның республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия булуы билгеләп үтелде, чөнки алар Татарстанның киләсе биш елга үсеш юлларын билгеләячәк.
Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында узган елда Татарстанның шәһәрләр һәм районнарның уртак тырышлыгы белән ирешкән уңышлары турында сөйләде. Аерым алганда, предприятиеләрнең бердәм эшчәнлеге, кече һәм урта бизнесны үстерү, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендәТатарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты яхшырганнан яхшыра бара дип белдерде ул.
Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанның чагыштырмача зур булмаган мәйданы Россия территориясенең нибары 0,4% ын тәшкил итсә дә, республика күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора.
Министр республиканың чималны эшкәртү күләмнәрен системалы рәвештә арттыруына, аны эшкәртелмәгән килеш сатуны киметүенә һәм әзер продукциягә эшкәртүне киңәйтүенә аерым басым ясады.
“Икътисадыбызның уңышлы үсеше - республиканың барлык шәһәр һәм районнарының һәр хезмәт коллективы һәм безнең һәрберебез үз өлешен керткән гомуми нәтиҗәсе”, - дип өстәде ул.
Эш визиты барышында министр районның өч авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты.