Рөстәм Заһидуллин алабугалыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга муниципаль районында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада катнашты.

Бәйрәм программасы кысаларында Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. “Сезне Республика көне – күпмилләтле халкыбызны, Татарстанда туып - үскән барлык буыннарны берләштерүче дәүләт бәйрәме белән котлыйм”, - диде ул. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең нәтиҗәле хезмәте, фән эшлеклеләренең эзләнүләре һәм табышлары, аграрийларның казанышлары, педагогларның, табибларның, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең игелекле эшчәнлеге югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады Рөстәм Илдус улы.

Министр шулай ук бүләкләү тантанасында катнашты һәм алдынгыларга лаеклы бүләкләр тапшырды. 

Тантана районның талантлы вокал һәм хореографик коллективлары катнашында бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Концертның төп вакыйгасы популяр “Винтаж” төркеме чыгышы булды. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядәкатнашучылар, аларның гаиләләре, шулай ук шәһәр халкы бәйрәм кунаклары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International